Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Бизәкләрдә халкым тарихы"

Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”. Нинди ялкынлы сүзләр,чыннан да, үткәнебезне,тарихыбызны онытырга ярамый. Һәр бизәккә ниндидер мәгънә салынган. Укучылар белән берлектә шушы байлык белән танышып,үзебезгә рухи азык алдык.