Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Сугыш урлаган балачак" Әдәби кичә

Кәче авыл җирлеге мәдәният йортында "Сугыш урлаган балачак"дип исемләнгән әдәби кичә узды. Алып баручылар Җиңү Көненең илебезнең барлык кешеләре өчен изге көн булуы һәм шулай булып калуы турында сөйләделәр. Бүген без сугыш елларындагы вакыйгаларны һәм безнең өчен җирдә тынычлыкны яулаган кешеләр турында тагын бер кат искә алу өчен бергә җыелдык. Якташларыбыз турында Советлар Союзы геройлары турында китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга патриотизм тәрбияләүнең яшьләр арасында әһәмияте турында сөйләде һәм "Минем бабам-минем герой"дип исемләнгән рәсем конкурсында җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.