Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Көрәштә кабынган язмышлар" Митинг

8 май көнне Кәче авылында Совет гаскәрләренең фашистлар Германиясен Җиңүенә 76 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Һәлак булганнарны искә алу һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белдерү өчен  укытучылар, авыл халкы һәм кунаклары җыелды. Иртәдән авылда сугыш еллары җырлары яңгырады. Митингны авыл җирлеге башлыгы Шаһиәхмәтов Р.Д. ачты, халыкка бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде һәм Ватан өчен аяусыз көрәшкән якташларыбыз турында сөйләде. Митингта катнашучылар обелискка веноклар һәм гирляндалар куйдылар. Соңыннан митингта катнашучылар яу кырында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу көнне авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә Чулпан авылында венок салдык.