Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Тукай яши безнең йөрәкләрдә" Әдәби кичә

Кәче авылы төп гомум белем бирү мәктәбендә укучылар белән "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Яшь китап укучылар Габдулла Тукай иҗаты белән таныштылар, аның тормышы турында презентация карадылар, шагыйрьнең авыр балачагы турында белделәр. Шагыйрьнең «Бала белән күбәләк», «Туган авыл», «Китап», «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырьләрен укыдылар. «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре белән дә таныштылар.Чарага шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Габдулла Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштылар.