Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Тукай әкиятләренә сәяхәт" Әдәби-музыкаль кичә

Кәче балалар бакчасында "Тукай әкиятләренә сәяхәт"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, шагыйрь турында презентация карадылар. "Тукай әкиятләре" викторинасында катнаштылар,Тукай әсәрләрен һәм шигырьләрен сөйләделәр. "Бала белән күбәләк", "Кызыл шәкерт"шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Чара ахырында бик теләп "Шүрәле" мультфильмын карадылар. Китапханәче "Кырлай җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.