Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

“Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” Балалар белән татар халык уеннарын уйнау

Балаларда татар халык уеннарына да кызыксыну уятырга торышабыз. Безнең якларда яратып уйнала торган җырлы – сүзле  уеннарда: “Чума үрдәк – чума каз”, “Миңлебай”, “Күрсәтәле үскәнем”, “Йөзек салыш”,“Кәрия – Зәкәрия”, “Без, без, без идек” теләп катнашабыз. Бу уеннар милли тәрбия чарасы. Халкыбыз гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннар балаларга үз көченә ышаныч, күмәклелек, ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатларда тәрбияли. Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау- сәламәт булып үсүләрендә уеннарның әһәмияте бик зур.