Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Тормыш бер генә бирелә" Профилактик чара

Кәче авыл җирлеге мәдәният йортында «Тормыш бер генә бирелә» дип исемләнгән профилактик чара үткәрелде. Чара башында катнашучылар кеше гадәтләрен ике өлешкә бүлде: файдалы һәм зарарлы. Файдалы гадәтләргә шәхси гигиена, көн режимы, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү кертелгән иде. Бу гадәтләр сәламәтлекне ныгыта. Сәламәтлеккә зыян китерүчеләр: тәмәке тарту, токсикомания, алкоголь һәм наркомания. Китапханәче аеруча игътибарны наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тартуга юнәлтте. Әңгәмә барышында зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре ачыкланды: характерның зәгыйфьлеге, начар компания һ.б. Яшьләр килеп туган хәлдән чыгу юлларын табарга тырыштылар һәм зарарлы гадәтләрнең колы булмасын өчен өч кагыйдәне үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр: күңелсезләнмәскә, күңелеңә хуш килгән шөгыль табарга, бер генә очракта да спиртлы эчемлекләр, наркотиклар, тәмәкене татып карамаска.