Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Сак бул - юка боз!" мәгълүмәт сәгате

Укучыларны язгы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан Кәче төп гомум белем бирү мәктәбендә 2-3 сыйныф укучылары белән " Сак бул-юк боз!" дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үтте. Әлеге дәрестә без укучылар белән үз-үзеңне суда һәм бозда тоту кагыйдәләре, кешене коткару ысулларын өйрәндек, тормышка һәм сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләргә тырыштык. Укучылар бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж тыңладылар, "Игътибар! Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән видеороликны карап уздылар. Шулай ук укучылар белән рәсем конкурсы үткәрдек, җиңүчене билгеләдек. Дәрес ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм үз фикерләрен әйттеләр.