Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Март аенда шундый көн бар". Әдәби музыкаль кичә.

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюлары белән җылытачак, чәчәкләр бәйләме белән бизәләчәк. 8 Март уңаеннан Кәче авылы мәдәният йортында «Март аенда шундый көн бар»дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концерт программасы бик кызыклы булды: иҗади коллектив тамашачыларга концерт бүләк итте, анда инде тамашачылар яратып өлгергән номерлар, шулай ук премьералар күрсәтелде. Бу гади бәйрәм генә түгел. Сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.