Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Серле китаплар". Белешмә-библиографик дәрес.

Кәче авылы китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен "Серле китаплар" дип исемләнгән белешмә-библиографик дәрес үткәрелде. Укучылар «каталог» һәм «картотека» төшенчәләре, заманча китапханәнең каталоглар структурасы белән таныштылар. Балалар алфавит һәм системалы каталоглар арасындагы аерма турында белделәр. Алар билгеләгәнчә, системалы каталогта тиз ориентлашырга мөмкинлек бирүче төп ярдәмче-алфавит-предмет күрсәткече. Кыскача гына ББК ның төп тармак эшләре белән таныштылар. Каталог карточкасын һәм ул төзегән китапны карап, укучылар карточкадагы мәгълүматның китапка тулысынча туры килергә тиешлеген белделәр. Дәреснең практик өлешендә укучылар китапханәбезнең системалы һәм алфавит каталоглары буенча эзләнү биремнәрен мөстәкыйль үтәделәр.