Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Хикмәтле дә, бизәкле дә тел". Әдәби кичә.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Кәче авылы китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен "Хикмәтле дә, бизәкле дә тел" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге кичәдә без туган телнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, тапкырлыгын, фикри тирәнлеген ачтык. Каләм осталарының телебез турында әйтелгән канатлы фикерләре белән таныштык. Тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә өйрәндек.