Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

Шагыйрә Адилә Әхмәтҗанова белән очрашу кичәсе.

Кәче авылы төп гомум белем бирү мәктәбендә Ринат Закиров, Гариф Ахунов премияләре лауреаты, күп кенә республика һәм бөтенроссия күләм бәйгеләре призеры, Кәче төп гомум белем мәктәбен тәмамлаган, хәзерге ваыкытта Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллияте студенты, авылыбызның яшь шагыйрәсе Адилә Әхмәтҗанова белән очрашу кичәсе узды. Кичәдә авторның туган тел, туган җир, туган авыл турында шигырьләре  укучылар тарафыннан яттан сөйләнде. Очрашу сорау-җавап, җанлы әңгәмә рәвешендә узды. Кичә туган телгә багышланган җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.