Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Үлмәс шагыйрь". Әдәби кичә.

Кәче авыл җирлеге мәдәният йортында «Үлмәс шагыйрь» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Муса Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.