Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Шигъри тәлгәшләр" Илсөяр Иксановага 55 яшь. Күргәзмә.

  Илсөяр Иксанова –күпкырлы талант иясе. Ул –сагышлы шагыйрә дә, талантлы журналист та, өметле прозаик та. Язучының  шигырьләрен мин берничә  темага бүлдем. Беренче темага кагылган шигырьләр  туган якка, балачакка багышлана. Анда ул үзенең иң  бәхетле вакытларын искә ала. Туган ягының гүзәл табигате шагыйрәгә  яшәү өчен көч, дәрт бирә, иҗатына ямь өсти. Икенче тема -  әниләр турындагы шигырьләре. Үз әнисен шагыйрә бик назлы хисләр аша искә ала. Өзелеп яратуы турында сөйли. Өченче тема - күңелле мәктәп еллары, классташлары. Дүртенче тема - Илсөяр Иксанованың туганнарына,  тормыш-яшәешкә багышланган әсәрләре. «Кышкы канәферләр» дип исемләнгән икенче ки­табы да элгәресенең дәвамы булып тора.Тормыш, бәхет,сөю фәлсәфәсе тагын да тирәнәя. Тирән мәгънәле шигырьләр композиторларны да битараф калдырмый: бер-бер артлы җырлар туып тора. Шулай итеп, Илсөяр Иксанова иҗатының төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.