Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Безнең Тукайлы балачак".

Кәче балалар бакчасында урта төркем балалары белән "Безнең Тукайлы балачак" дип исемләнгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әкиятләрен сөйләде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, китаплар белән таныштылар. Чара ахырында  балалар белән бергә туган тел турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.