Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"У войны не женское лицо..." Тыл ветераннарының хәлләрен белү.

Кәче үзидәресе хезмәткәрләре белән берлектә Чулпан авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәттахова Рәйсә Мифтах кызын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттек. Аны гомер бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырдык. Рәхмәт Сезгә, Рәйсә апа! Дөньяда иң кадерле нәрсә - тынычлык өчен рәхмәт Сезгә! Сезгә үз батырлыгыгыз белән горурланырга, оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга шул чордагы  вакыйгалар турында ешрак сөйләвегезне телибез. Барысы да хәтерләсеннәр, горурлансыннар, сезне чын күңелдән хөрмәт итсеннәр! Сезгә саулык-сәламәтлек белән, балаларыгыз, оныкларыгыз өчен куанып, озын-озак, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын!