Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Кышның карлы әкияте". Рәсем конкурсы.

Кыш-табигатьнең иң матур, бәйрәмнәргә, күңелле мизгелләргә бай тылсымлы чоры. Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кышның карлы әкиятләре"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурс кысаларында китапханәче укучыларга үзләренең иҗади эшләрендә кышка һәм кышкы чорга мөнәсәбәтен чагылдырырга, үзләренең кышкы кәефләре белән уртаклашырга тәкъдим итте. Барлык укучылар да конкурс темасын үтәделәр һәм матурлыкны да, бу чорның кәефен дә үз рәсемнәрендә тапшырдылар. Алты эштән өч иң яхшы рәсем сайлап алынды.