Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Күңел хәзинәләрен ачканда". Әдәби кичә.

Кәче авылы җирлеге китапханәсендә Гомәр Бәшировның тууына 120 ел уңаеннан "Күңел хәзинәләрен ачканда" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Китапханәдә язучының тормыш юлы һәм китапларыннан күргәзмә оештырылды. Кичәдә китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы белән таныштырып узды. Әсәрләреннән өзекләр сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.