Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Әйдәгез, яраткан китапларыбызны ачыйк". Әңгәмә

Кәче авылы китапханәсендә «Әйдәгез, яраткан китапларыбызны ачыйк» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче балаларга уен һәм шигырь формасында абонемент, китапханәдә Үз-үзеңне тоту һәм язу кагыйдәләре турында сөйләде. Яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Укучылар зур кызыксыну белән китаплар белән ничек дөрес кулланырга, алар ни өчен кирәк һәм ничек барлыкка килүе турында тыңладылар. Китапханәче балаларга китапханәнең тарихын сөйләде. Соңыннан балалар үзләренә тәкъдим ителгән китаплар, күргәзмәне кызыксынып карадылар. Барыннан да бигрәк балаларга «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» дигән викторина ошады. Балалар бик теләп чараның әкияти атмосферасына чумдылар, сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр, тормышталарыннан күңелле һәм гаҗәеп тарихлар сөйләделәр.