Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Разноцветные огоньки ёлки". Балалар өчен уен-бию программасы.

Мәдәният йорты янында балалар һәм ата-аналар өчен кышка – елның иң матур һәм күңелле чорына багышланган уен-бию программасы узды. Балалар уен дөньясына, күңелле һәм мавыктыргыч илгә юл тоттылар, анда үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Алар «Кар бөртеген тотып кал»дигән уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Аннан соң балалар ике командага бүленеп, «На санках», «Быстрые лошадки», «Хоккей со шваброй» спорт эстафеталарында ярыштылар. Барысы да яхшы һәм күтәренке кәеф алдылар. Конкурсларда һәм уеннарда катнашкан өчен балаларга татлы бүләкләр бирелде.