Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

“Яңа ел утлары сезне әкият иленә чакыра”. Әдәби-музыкаль кичә.

Яңа ел-ул әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны, әкияткә һәм могҗизага ышанып, озак көтәләр. Авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен искиткеч яңа ел тамашасы әзерләделәр. Кәче мәдәният йортында «Яңа ел утлары сезне әкият иленә чакыра»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге якты утлар белән бизәлгән залга үтүгә балалар үзләрен могҗизалар илендә кебек хис иттеләр. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп иттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы барлыкка килү белән җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш Бабайдан көтеп алынган бүләкләр алдылар.