Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Миллионнарның бәйләп йөрәген...." Һади Такташның тууына 120 ел.

Кәче авыл җирлеге китапханәсендә Һади Такташның тууына 120 ел уңаеннан "Миллионнарның бәйләп йөрәген..." дип исемләнгән әдәби кичә узды. Һади Такташ утыз ел гына яшәсә дә, татар әдәбиятында бай мирас калдырды: 126 шигырь һәм поэма, 8 пьеса, 58 публицистик әсәр, 14 прозаик әсәр, 30 тәнкыйть мәкаләсе. Балалар язучының тормышы юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Миллионнарның бәйләп йөрәген...” дип исемләнгән Презентация әзерләнгән иде . Шулай ук балалар башкаруында төрле чорларда язылган шигырьләр һәм поэмалардан өзекләр яңгырады. Анда «Урман кызы», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр», «Әйдә, энем», «Ак чәчәкләр»шигырьләре тәкъдим ителде. Һәркем бу әсәрләрне үзенеңчә аңлатырга тырышты.