Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел"

21 нче февраль көнне Халыкарар туган тел көне билгеләп үтелә. Китапханәдә дә бу уңайдан "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дигән чара уздырылды. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында "Туган тел"не җырладык. Туган телебезне онытмыйк, аны белүебез hәм шушы телдә иркен аралашуыбыз белән горурланып яшик.