Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Саклап калыйк җирне мәңгегә"

Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да бар. Табигать кочагында без hәр агач, hәр чәчәк, кояш, яңгыр белән аралашабыз. Шунда уйныйбыз, көч туплыйбыз, сәламәт булып үсәбез. Шунын өчен без аны сакларга тиеш. Шул уңайдан укучылар белән "Саклап калыйк җирне мәңгегә" дигән экологик дәрес уздырдык. Укучылар белән табигатьне сакларга, үләннәрне, агачларны, куакларны сындырмаска, сулыкларны пычыратмау турында сөйләштек.