Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

6 май көнне Казанбаш авылы китапханәсе Самара өлкә китапханәсе игълан иткән X нчы Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясендә  катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары белән башта Бөек Ватан сугышы турында, бу сугышның фронттагы һәм тылдагы  авырлыклары турында әңгәмә кордык. Бу канкойгыч сугыш турында без һәрвакыт хәтерләребезне яңартып торырга тиешбез. Сугыш каһарманнарын да, тыл ветераннарын да, сугыш чоры балаларын да бертигез хөрмәт итәргә тиешбез. Ә хәтерләр өчен бу сугыш турында күбрәк укырга, күбрәк белергә кирәк. Шул максат белән без бүген К. Паустовскийның “Похождения жука-носорога” хикәясен һәм М. Әмирнең “Малай белән эт” хикәясен укып киттек. Ахырдан әсәрләргә бергәләп анализ ясап алдык.