Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә"

  Бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнен Казанбаш мәктәбе коллективы белән берлектә “Сиңа миннән сәлам” тапшыруына охшатып әзерләдек. “Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә” исеме астында уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә алып баручылар мәктәп коллективын һәм килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. Шулай ук хатлар һәм “телефон аша” тәбрикләүләр ярдәмендә туган тел атналыгы кысаларында игълан ителгән рәсем, шигырь уку һәм иҗат конкурсларында җиңеп чыккан укучыларны атап, аларны бүләкләп киттеләр.  Г. Тукайның бөеклеген, аның татар милләте өчен әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Шулай ук кичәдә аның шигырьләре укылды, җырлары җырланды. 26 апрель - бердәм гамәлләр көне булганга, барлык укучыларның да киемнәрендә нинди дә булса милли элемент булу – бәйрәмне тагын да бизәде. Кичә өчен “Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Кичәбезне татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын күмәк җырлап тәмамладык.