Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә!"

  Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә» район фестиваленең зона туры 24 апрель көнне Урта Пошалым мәдәният йортында узды. Казанбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать вәкилләре бу фестивальдә Ф. Кәримнең шигырен укыдылар һәм Р. Сәгъдинең “Сынган беләзек”  спектакленнән бер өзек күрсәттеләр.