Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Тукай иленә сәяхәт"

Казанбаш мәктәбендә туган тел атналыгы кысаларынды 5-7 сыйныф укучылары белән Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина уздырылды. Укучыларга викторина сораулары презентация слайдларына ясалган иде. Уен барышында шагыйрьнең мәсәлләрен, әкиятләрен  һәм шигырьләрен искә төшереп, алар буенча әңгәмәләр дә корып алдык. Шулай ук укучыларга “Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.