Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без бурычлы сиңа табигать"

  Яз - табигатьнең уяну чоры, ел фасылларының иң матурыдыр, мөгаен. Ләкин яз әле ул зур экологик эшләр чоры да. Җирне кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырасы, чистартасы, тере табигатьне саклыйсы, сулыкларны саклыйсы - иң кечкенә китап укучыларым белән үткән әдәби кичәнең төп темасы әнә шулар булды. Һәм, әлбәттә, экология турында китаплар белән дә таныштык.