Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Тау астында салкын чишмә.

2016 ел - су саклау зоналары елы кысаларында “Тау астында салкын чишмә” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Укучылар белән чишмәләрнең барлыкка килүе, аларның кеше һәм табигать яшәешендәге әһәмияте турында сөйләштек. Саф сулы чишмәләрнең элек-электән аклык, чисталык символлары булуы турында азсызыклап үттек. Укытучы Луиза апа Габдрахманова балаларны авылыбызның чишмәләре, аларның исемнәре һәм тарихлары белән таныштырды.   Соңрак балалар белән суга, чишмә-елгаларга карата булган татар халык  мәкальләрен парлап, аларның мәгънәләрен ачыкладык, табышмакларга җаваплар эзләдек. Чишмәләргә багышланган шигырьләр, җырларны искә төшердек. Элекке елларда чишмә буйларында уйнала торган татар халкының “Кулъяулык” уенын да уйнап алдык. Укучыларны чишмәләргә, суга карата сак булырга, аларны чистартып торырга чакырдык.

     Укучылар игътибарына  “Челтерәп аксын чишмәләр” исемле китап күргәзмәсе әзерләнеп, аңа обзор ясалды.