Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Спорт энциклопедиясе.

    Китапханәгә яңа килгән “Спорт энциклопедиясе: малайларга, кызларга= Энциклопедия спорта: мальчикам, девочкам” китабы белән таныштыру максатыннан Казанбаш мәктәбенең җәйге лагерына йөрүче балалар белән шушы китапны тәкъдир итү кичәсе уздырдык. Кичәнең беренче өлешендә укучыларны китап белән таныштырдым. Укучылар спортның төрләре, аларның килеп чыгу тарихлары, уен кагыйдәләре белән таныштылар. Бу мәгълүматлар китапта бик тулы, балаларга аңлаешлы итеп язылган. Бу китаптан шулай ук спорт тормышына кагылышлы кызыклы фактларны да табып була. Укучылар белән бергәләп Татарстан Республикасындагы спорт командаларын һәм данлыклы спортчыларны да искә төшердек. Моннан тыш спорт һәм спортчылар  турында уку өчен балаларга башка китаплар, китапханәдә алып барыла торган “Спорт, спорт, спорт” папкасы тәкъдим ителде. Укучыларга, рәсем конкурсы уздыру өчен, спорт төрләренә багышланган рәсемнәр ясарга тәкъдим иттем.

    Кичәнең икенче өлешендә укучылар белән “Күңелле стартлар” уены уздырдык. Укучылар уеннар барышында уеннарның таләпләре, аларны төгәл үтәүнең мөһимлеге, уен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында да белешмә алдылар. Ахырдан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.