Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Китап - ул серле дөнья"

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан “Китап – ул серле дөнья исемле” әдәби кичә уздырылды. Укучылар иң элек балалар китабы тарихының  башында торган фактлар белән таныштылар.  Балалар китабы көне бөек әкиятче Г.Х. Андерсенның туган көнендә билгеләнеп үтелә. Язучының тормыш юлы турында да тыңладылар һәм презентация карадылар. Икенче өлештә китапханәче иң күп китап укучыларны һәм конкурсларда катнашкан укучыларны бүләкләп китте. Өченче өлештә укучылар балалар китапларының иллюстрацияләренә карап китапның авторын һәм исемен табу буенча викторина уенында катнаштылар.