Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Татар халык ашлары"

“Ак калфак” клубына йөрүче хатын-кызларыбыз белән татар халкының милли ризыкларына багышланган мастер –класс уздырдык. Кичәгә килгән хатын-кызлар гаиләләре яратып ашаган, үзләре яратып пешергән милли ризыкларны тәкъдим ителәр. Үзләре генә белгән нечкәлекләре белән уртаклаштылар, рецептлар алыштылар, китапханәче милли ашларга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кош теле пешерү буенча видеодан мастер-класс карап киттеләр. Авылыбызның  абыстае  Рузалия апа ризык әзерләү, хатын-кыз һәм гаилә турында хәдисләр, әйтемнәр укып китте. Очрашуыбыз кичәгә алып килгән ризыклар белән чәй өстәле артында дәвам итте.