Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Һәр эшнең үз остасы"

Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан китапханәдә төзүче һөнәренә багышланган “Һәр эшнең үз остасы” исемле  специалист көне уздырдык.  Беренче өлештә “Һөнәрленең кулы  алтын” исемле китап күргәзмәсен тәкъдир итү булды. Икенче өлештә мәктәп укучыларын “Ялкын” журналы битләрендә басылып килгән “Замана һөнәрләре” сәхифәсе белән таныштырдым. Специалист көненең өченче өлешендә Казанбаш авылында яшәүче төзүчеләр династиясенең бер буыны булган, бүгенге көндә Казан төзүчеләр көллияте студенты, Worldskills чемпионаты катнашучысы Лотфуллин Самат белән очрашу уздырылды. Егетләргә төзүче һөнәре турында презентация, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Самат исә егетләрне көллияттә керү һәм уку тәртипләре белән таныштырды, чемпионатка әзерләнү турында, төзүче һөнәренең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләп китте, очрашуга килгән егетләрнең сорауларына җавап бирде.