"Сдай батарейку- спаси ёжику жизнь"
Китапханәбез февраль аеннан игълан ителгән "Батарейканы тапшыр- керпене коткар" район экология акциясендә катнаша. Акция май ахырына кадәр дәвам итәчәк, димәк теләге булган һәркем үзеннән өлеш кертеп өлгерә ала. Кадерле китап укучылар, авылдашлар, Сезне акциядә активрак катнашырга чакырабыз.