Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Үзе бәйрәм - балачак.

    Казанбаш мәктәбе каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче  балалар өчен  “Үзе бәйрәм – балачак” исемле башваткыч уены уздырылды.  Бу конкурс Халыкара балаларны яклау көненә  багышланды.   Иң элек балаларны матур бәйрәмнәре белән тәбрикләп киттек.   Китапханәче балаларның тыныч тормышта, әти-әниләр янәшәсендә, сау- сәламәт булып яшәүләрен теләде.  Ял итүче балалар   командаларга бүленеп көч сынаштылар.  Сораулар – балалар тормышыннан алып төзелде. Әлбәттә, балалар ярата торган табышмаклар , шаян сораулар, әдәби геройлар, балалар язучылары турында сораулар урын алды. Укучылар бик  җанланып уйнадылар.

  Уен тәмамлангач, балалар яңа китаплар һәм яңа газета-журналлар белән таныштылар.