Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мәхәббәт дигән бөек хис бардыр"

     Гашыйклар көне бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган бәйрәм. Шуңа күрә бу көнне без китапханәгә яшьләрне чакырдык. Кызлар һәм егетләр командасына бүленгән яшьләр өчен кызыклы программа тәкъдим ителде. Китапханәче башта аларны “Гашыйклар көне”нең, икенче төрле Изге Валентин көненең  килеп чыгу тарихы белән таныштырып китте, аларны яшьлек, мәхәббәт турында әңгәмәдә катнашып үз фикерләрен җиткерергә чакырды. Бу көнгә кагылышлы риваятьләрне дә искә төшердек. Икенче өлештә кызлар һәм егетләр төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Алар арасында әдәби, хәрәкәтчән, лирик биремнәр дә бар иде. Ахырдан яшьләр “Гашыйк җаннар лаек хөрмәткә” исемле китап күргәзмәсенә обзор тыңладылар һәм үз парларына валентин открыткасы яздылар.