Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җырым белән җиңдем дошманны"

      Патриот –шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 5-9 сыйныф укучылары өчен  әдәби кичә уздырдык. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М. Габдрахманова ачып җибәрде һәм укучыларны аның тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, тормышының сугыш, әсирлек еллары, төрмәдә чагында алып барган куркусыз көрәше белән таныштырып китте. Китапханәче укучыларны быел беренче тапкыр уздырылган “Җәлил укулары” конкурсы белән тирәнрәк таныштырды. Бу конкурста катнашкан укучыларның видеоязмаларын тыңлап киттек. Укучыларга шагыйрь иҗаты буенча әзерләнгән викторина тәкъдим ителде һәм китап күргәзмәсенә обзор ясалды.