Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кәләпүшем, калфагым"

 

    Татар халкының милли йолаларын, милли киемнәрен пропагандалау, яшь буынга шул традицияләрне өйрәтү максатыннан Казанбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Кәләпүшем, калфагым..” исемле балалар иртәсе уздырдык. Балаларга татар халкының милли киемнәре турында, татар халкының киң таралган орнаментлары турында сөйләп киттек. Милли уеннарга да тукталдык. Бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алдык, “Кәләпүшем, калфагым” җырын җырладык. Балаларны “Халык җәүһәрләре” исемле китап күргәзмәсе һәм  авылдашларыбызның кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштырдым.