Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әфганстан - йөрәк ярасы"

   2019 елның 15 нче феврале – Әфганстан җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 30 ел тулган көн. Шушы истәлекле датаны без Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбыз белән бергәләп Казанбаш  мәктәбендә “Әфганстан -  йөрәк ярасы” исемле әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттек.  Алып баручылар очрашуга килгәннәрне Әфган сугышының тарихы, районнан, республикадан булган югалтулар белән таныштырып киттеләр. Чыгыш презентация һәм Әфган сугышы  турындагы кыска гына фильм белән үрелеп барды. Укучылар исә бу теманы яктырткан шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, театраль өзек күрсәтеп киттеләр. Ә кунаклар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, бүгенге көндә әфган сугышында катнашучыларның оешмасы эшчәнлеге турында да сөйләп киттеләр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче “Әфганстан –йөрәк ярасы” исемле китап күргәзмәсенә обзор ясап бу сугыш турында тулырак мәгълүмат алырга чакырды.