Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган телнең һәрбер сүзен язам манып алтынга"

     21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан Казанбаш мәктәбендә бик күркәм, җылы бәйрәм булып узды. Укучылар туган телебез турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, матур шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Ямь өстенә ямь булып кичәбездә якташ язучыларыбыз да катнашты. Наил Касыйм, Рөстәм Галиуллин, Булат Сәлахов, Наилә Ахуновалар безгә туган телне саклауның мөһимлеге турында искәртеп, бүгенге бәйрәмнең максатын ассызыклап, үзләренең иҗатлары белән дә кыскача гына таныштырып киттеләр. Укучыларны туган телне үзләре генә белеп түгел, балаларына, оныкларына да өйрәтерлек итеп яшәргә чакырдылар. Бәйрәм татарларның гимнына әйләнгән Г. Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкарып тәмамланды.