Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Һөнәрләр һәм һөнәрчелек тарихыннан"

    2019  ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы буларак игълан ителде. Башлангыч сыйныф укучылары белән шул уңайдан “Һөнәрләр һәм һөнәрчелек тарихыннан” исемле информминут уздырдык. Укучылар белән хезмәтнең кешелек тормышындагы роле, хезмәт, һөнәрчелек яшәгәндә генә кешенең яшәү мөмкинлеге булганлыгы турында сөйләштек. Аннары укучылар белән эшче һөнәрләргә тукталып үттек. Презентация слайдлары ярдәмендә һөнәрләргә багышланган викторина уздырдык. Укучыларга үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре турында да сөйләп киттеләр.