Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Исеме көн дә халык телендә"

   Быел якташ язучыбыз,татар театрына нигез салучы драматург, җәмәгать эшлеклесе, сүз остасы, публицист, журналист  Г. Камалның тууына 140 ел булды. Шушы датаны билгеләп үтү максатыннан һәм театр елы кысаларында "Исеме көндә халык телендә" исемле китап укучылар конференциясе уздырылды. Укучылар драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, "Татар театрына нигез салучы" исемле китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Ә укучылар үзләре драматургның "Беренче театр" һәм "Банкрот" әсәрләре буенча чыгыш ясап фикер алыштылар. Шулай ук "Беренче театр" пьесасыннан өзек тә уйнап күрсәттеләр.