Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кошлар - безнең дуслар!"

     Кыш – безнең канатлы дусларыбыз өчен бик авыр сынау чоры. Укучыларга экологик тәрбия бирү, кошларга ярдәм итү, аларның тормышын өйрәнү максатыннан “Кошлар – безнең дуслар” исемле  КВН уздырылды. Ярышта Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Арча районы Төньяк территориаль управлениясының беренче разрядлы белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызы да катнашты. Кошлар турында гомуми мәгълүмат алганнан соң, укучыларга бәйгегә әзерләнгән биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар кошлар тормышына кагылышлы сорауларга җаваплар эзләделәр, ребус чиштеләр, кош рәсемнәре белән пазллар җыйдылар, табышмакларның җавапларын таптылар, хәтта кошлар булып йөреп тә күрсәттеләр. Биремнәр арасында алып баручылар җанатарларны кошлар арасындагы рекордсменнар, кошларга кагылышлы сынамышлар белән таныштырдылар, укучылар шигырьләр сөйләделәр.   Ахырдан бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Мәктәп буенча игълан ителгән җимлекләр конкурсына да нәтиҗә ясалып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ф.К.Латыш исә укучыларны райондагы экологик хәл, аны яхшырту юллары,  бу өлкәдә укучылар нәрсә эшли ала, шул турыда сөйләп китте һәм үзенең бүләкләрен бәйгедә катнашкан укучыларга тапшырды.