Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Театр үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтырчы рухи мәйдан"

   Театр елы уңаеннан район мәдәният бүлеге игълан иткән "Театр үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан" исемле авыл драма коллективлары арасында фестиваль кысаларында 16 гыйнвар көнне Казанбаш мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән якташыбыз Г.Зәкиеваның "Өйләнәм дигәч кенә" пьесасы сәхнәгә куелды. Спектакль башланганчы китапханәче тамашачыларга театр елы, район фестивале һәм пьеса авторы турында кыскача гына сөйләп китте. Шулай ук мәдәният йортында "Театр яктылыкка, нурга илтә" исемле китап күргәзмәсе куелды һәм ана обзор ясалды.