Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яңа елда тылсымлы уеннар"

Яңа ел бәйрәме балалар өчен бигрәк тә көтеп алынган бәйрәм. Олылар бәйрәменнән соң авыл балалары да мәдәният йортына “Яңа елда  тылсымлы уеннар” исемле кичәгә җыелды. Кичәбез чыршыга багышланган матур җыр белән башланып китте һәм балаларны уеннар дөньясында ияртте. Төрле музыкаль, биюле уеннар, татар халкының яратып уйнала торган җәзалы уеннары, хәрәкәтле уеннар – балалар барысын да уйнап карады. Әлбәттә инде, Кыш бабай да бәйрәмгә килеп балаларны котлап, уйнатып, җырлатып, биетеп, тәмле бүләкләре белән куандырып китте.