Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ап-ак карлы Яңа ел!"

      Балалар өчен Казанбаш мәдәният йортында Яңа елга, кышка багышланган “Ап-Ак карлы Яңа ел!” исемле әдәби викторина уздырдык. Балаларга әдәби сораулар, табышмаклар, мәкальләр, башваткыч- сораулар тәкъдим иттек. Шулай ук слайдлардан әсәр геройларын һәм әдәби әсәрләрне, кино һәм мультфильм геройларын таныдылар, сүзләр эченә яшерелгән саннарны һәм төсләрне аердылар. Ахырдан дөрес җавап бирүчеләргә тәмле бүләкләр өләшенде.