Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яңа ел якты булсын!"

   Казанбаш авылы мәдәният йортында “Якты булсын Яңа ел!” исемле Яңа елны каршылау бәйрәме уздырдык. Авылдашлар белән узган бу бәйрәм ел да бик күңелле һәм кызыклы  уза. Чөнки, беренчедән, Яңа елны һәркем ниндидер җылылык, яктылык, өметләр белән көтеп ала, икенчедән, күмәк бәйрәмнәр һәрвакыт күңелле була да. Бу бәйрәмдә дә барысы да булды: матур җырлар да, биюләр дә, яңа ел шигырьләре дә, мавыктыргыч уеннар да, күңелле сәхнәләр дә, бүләкләр һәм лоторея уеннары да. Һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы да. Хәтта Кыш бабайның сеңлесе дә.