Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Тукай язмышында - Өчиле"

Казанбаш урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Тукай язмышында – Өчиле” исемле әдәби кичә уздырылды. Мәктәбебезгә кунакка Тукай тормышын, бигрәк тә аның Өчиле авылына бәйле тормышын тирәнтен өйрәнгән шәхес, гомере буе балаларга  татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан атказанган укытучы, Татарстанның мәгариф отличнигы  Фәрхәт абый Зыятов килде.

          Фәрхәт абый укучыларны Габдулла Тукайның Өчиле авылы белән бәйле тормышын бөтен хронологиясе белән ачып салды.  Г. Тукай әнисенең туган авылы Өчиледә ничә тапкыр һәм кайчан булган, ул вакытта Г. Тукай ниләр күргән һәм ниләр кичергән,  туганнары аңа нинди мөнәсәбәттә булган – барысы турында да бик мавыктыргыч итеп, шагыйрьнең шигьри юлларын искә төшерә –төшерә сөйләде.  Бөек язучыбызның биографиясендәге төгәлсезлекләргә дә тукталып китте. Фәрхәт абый архив материалларына нигезләнеп аларны исбатлап та күрсәтте.

      Тукайның тормыш юлын өйрәнгәндә Өчиле авылы искә алынырга мең тапкыр лаек икәнен укучылар да аңлады, чөнки  бу авыл кечкенә Апушны да, зуп-зур Тукайны авыр вакытларында үзенә сыендырган, аны җылыткан, ашаткан, дәвалаган,  яшәргә көч биргән икән бит.