Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кышкы төсләр"

  Бик тиздән Яңа ел бусагадан атлап керәчәк. Бу матур, шат күңелле, зур өметләр белән көтеп алына торган бәйрәмгә һәркем тырышып әзерләнә. Без дә калышмыйбыз. Яшь китап укучыларыбызны китапханәгә "Кышкы төсләр" исемле китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз. Анда кыш турында, Яңа ел бәйрәме турындагы китаплар белән беррәттән, бәйрәм әкиятләре дә, башваткычлар да, төрле биремнәр дә бар. Без Сезне көтәбез!